Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"САБА" ДИЕП ЯЗДЫК...

Хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыруда яхшы эш хакыннан һәм җитәкчедән тыш, эшләгән урыныңның нинди хәлдә булуы да зур роль уйный.

Әйтик, эш урының урнашкан биләмәгә килеп керешкә, сине чәчәкләргә кү­мел­гән гөлләр, җимеш­ләр­дән тулышкан агачлар каршылый икән, хезмәтең турындагы аклы-каралы төсләрдән генә торган күзаллаулар томандай тарала да китә.

Шул нияттән Саба районы суды коллективы да бина алдындагы биләмәне матур бакчага әйләндерде. Хәзер аны аллы-гөлле чәчәкләр атып салават күпередәй балкый торган гөлләр, төрле декоратив куак­лар, җимеш агачлары ямьләндерә. Бакчаның төп үзенчәлеге шунда: чәчәкләр һәм агачларны утыртканнан соң очар кошлар биеклегеннән укырлык "САБА" сүзе барлыкка килде. Хәрефләрнең биеклеге 15 метрга җитә. Әлеге идеяне гамәлгә ашырып, суд коллективы хезмәткә генә түгел, туган ягына булган мәхәббәтен дә чагылдырды. Йорт яны бакча кишәрлекләрендә агач-куаклар үстерү без­нең өчен гадәти эш бит. Хезмәт урынына да шундый мөнәсәбәттә була алабыз. Район судында эшләүче һәркем гадел хөкем бинасын икенче йорты дип саный һәм матурлыгын, пөхтәлеген даими кайгырта.

И.Хәбибуллин,

Саба районы суды

администраторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев