Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Саба таңнары" журналисты ЮХИДИ инспекторлары белән төнге рейдта: "Ярты районга – бер «салмыш»"

Автомобиль руле артына исерек хәлдә утыручыларны ачыклау максатында юл-патруль хезмәте инспекторларының журналистлар белән берлектәге пресс-рейдлары дәвам итә.

"Исерек" дигәч, теле көрмәкләнгән, саз каены кебек тирбәлүче кеше күз алдына килә. Моннан 20-25 еллар элек ЮХИДИ ветераны Васил абый Габдерахманов белән рейдларга чыкканда әнә шундый исерекләр дә шактый очрады. Кайберләре хәтта машинасыннан төшә алмаслык, беркетмәгә бер сүз яза алмаслык хәлдә була иде. Хәзер юлдагылар андый хурлыклы хәлгә төшмиләр. Ә бер рюмка гына эчкәннең исерек икәнлеге беленми дә. Әмма алкотестр өчен бер рюмка аракы (15 грамм) җитеп ашкан. Ул йөртүченең канына 0,16 промилледән артык спирт булып кереп утырырга мөмкин. Ул чагында 1,5-2 елга правасыз калачаксың һәм 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк дигән сүз.

Без 5 апрель кичендә ЮХИДИ инспекторы Илнур Насыйбуллин һәм полиция хезмәткәре Илдар Сабиров белән руль артындагы исерекләрне ачыкларга төнге рейдка чыктык. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүче яшьләр бигрәк тә ял көннәрендә булгалый, диделәр.

Чыннан да, юлларда, урам эчләрендә транспорт хәрәкәте төнге 2ләргә кадәр тукталмый икән. Автомобиль саен диярлек бишәр егет-кыз. Шәмәрдән егетләре - Завод-Ныртыга, "018" кодлы машиналар Арташ якларына кадәр барып чыккан. Юл читенә, полоса кырыена төшеп туктаган автомобильләр дә шактый күренә. Шунысы куанычлы, барысы да аек.

-Эчеп эләккәнегез бармы?- дигән сорауга күбесе сузып кына "Юуууук" дип җавап бирә.

Инде 25 ел эчмәгәнлеге белән мактанучы өлкәннәр дә очрады. Ә бераз "капкалаучылар" начар гадәтлә­рен яшермәде.

- Төрле чаклар булды инде. Руль артында 30 ел бит. Бервакыт капка төбендә машинада эчеп утырганда эләктерделәр. Бүген заман башка, эчәргә ярамый. Хәзер кагыйдә күбрәк тизлекне арттырып бозыла. Яшермим, юл читенә куелган тартмадан миңа да хатлар килгәли,- диде "14"лене йөртүче.

Эчмәсәләр дә, төнлә кай­­бер шоферлар кагыйдәләрне үтәүгә җавапсызрак карый башлыйлар икән. Сабабаш авылында 12 яше тулмаган баланы махсус утыргычка утыртмаган йөртүчегә тап булдык.

- Языгыз, әнә анасы тү­­­ләр инде штрафын,- диде төнлә ЮХИДИ хезмәткәрләре очрар дип көтмәгән "Ода" автомобиле хуҗасы.

- Штраф сезгә. Баланың анасы түләр дип, түләүне сузып йөрмәгез,- дип аңлатты аңа беркетмә төзегән Илнур Насыйбуллин.

Хәзер кунак-мазарда булган ирләргә берәр рюмка "җибәрергә" машина йөртә белгән хатыннары да мөмкинлек тудыра. Сабабашта, мәсәлән, төнге сәгать 12дә бер капка төбеннән кузгалып китәр алдыннан: "За рулем - моя жена. Все документы в порядке",- дип "иномарка" хуҗасы безнең янга үзе килде.

Илдар Сабиров туктаткан автомобильдә дә идарәне үз кулына "автоледи" алган булып чыкты. Менә шулай, хәзер хатын-кызлар мәжлесләрдә "Эчмә, кайтасың бар",- дип иренә төртми - рульгә үзе утыра.

Кыскасы, ул төндә ярты районны урап, нибары бер исереккә юлыктык. Аңа 10 тәүлеккә арест җәзасы бирелде. Әмма бу әле барлык йөртүчеләр дә спиртлы эчемлекләрдән ваз кичкән дигән сүз түгел. Илнур Насыйбуллиннның әйтүенә караганда, кагый­дәне шушы рәвешле боза торып, кабат руль артына утыручылар да очрый. Узган атнада гына Явлаштауда тоткарланган йөртүчегә шушы гаебе өчен хәзер 3 елга кадәр автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 50 мең сумга кадәр штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X