Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабаш авылында үткәрелгән “Авылдашлар очрашуы”ннан фоторепортаж

Авыл клубы мөдире Гөлүсә Сабирова хәбәр иткәнчә, әлеге чара Сабабашка нигез салынуга 465 ел тулу уңаеннан оештырылган. "Авылыбызда матур табигатьле урыннар бик күп. Очрашу үткәрү өчен без элек Кәшип буасы дип аталган урынны сайладык. Элек шушы буада су коенып, уйнап үскән авылдашларыбызның балачак, яшьлек елларын исләренә төшерү иде максатыбыз,- дип...

Авыл клубы мөдире Гөлүсә Сабирова хәбәр иткәнчә, әлеге чара Сабабашка нигез салынуга 465 ел тулу уңаеннан оештырылган. "Авылыбызда матур табигатьле урыннар бик күп. Очрашу үткәрү өчен без элек Кәшип буасы дип аталган урынны сайладык. Элек шушы буада су коенып, уйнап үскән авылдашларыбызның балачак, яшьлек елларын исләренә төшерү иде максатыбыз,- дип яза ул. - Бу җирдә мәйдан төзегәнче безгә бик күп тырышырга туры килде. Ир-егетләр үзләренең эшләреннән бушаган арада билдән үскән печәнне чабып, кирәкле материаллар әзерләп, матур алан ясадылар. Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васыйл Нурулла улына бик зур рәхмәтлебез, ул безгә берсүзсез агач белән ярдәм итте. Ә бәйрәмнең үзенә килгәндә, аны шундый куңелле итеп халыкның һәм иганәчеләрнең ярдәменнән башка уткәреп булмас иде. Шулай ук уеннарны оештыруда, үткәрүдә Зөлфия һәм Рәлиф Шәрифуллиннар, Миләүшә, Динар, Данис Хәсбиевлар, Айнур Габделвәлиев, Айрат Гайнетдинов, Зәбир Ханов, Нәкыйп Рәхимов, Гөлнара һәм Рамил Шәкүровлар зур ярдәм иттеләр. Без бергәләшеп 2 ай буе шушы бәйрәмне күңелле итеп үткәрү өчен бөтен көчебезне куйдык. Аларга авыл халкы исеменнән рәхмәтлеәез. Заһид Шәйдуллин, Исмәгыйль Мөхетдинов, Васыйл Халиков, Гөлфия Халиетов бәйрәмебезнең иганәчеләре булдылар. Бу бәйрәмне үткәрүдә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллинның да өлеше керде. Өстәл әзерләүдә Тәэминә апа Халикова кызлары Люция, Галия, Илһамия тырышып йөрделәр, алар барлык халыкны бушлай тәмле ризыклар белән сыйладылар. Аларның изгелекләре үзләренә дә изгелек булып кайтсын иде".

Бәйрәмнең Сабабаш кияве Гөлүс Хәбибрахманов бөтен халыкның күңелен күреп, бик күңелле итеп алып барган. Фәйзелхак Әхәтов салют аттыру өчен акча биргән. Авыл халкы шушындый күркәм бәйрәм алдагы елда да оештырылсын иде, дигән теләктә калган. Авылдашлар очрашуы турында Яр Чаллыдан кайткан Гөлнур Кәримуллина һәм Сабабаштан Ринат Әхмәтвәлиев шигырь язганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев