Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада “Автобабай-2017”не ачыкладылар (фоторепортаж)

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан яше 60тан узганнар арасында "Автобабай" ярышы районыбызда 2013 елда үткәрелә башлаган иде. Әлеге бәйгегә стартны 2010 елда ЮХИДИ ветераннары бирде. Әмма яңалык икенче елда ук районнарга күчеп, "Автобабай"да теләгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелде. Шулай да бәйгегә килергә җөрьәт итүчеләр күп түгел әле, нигездә юл хәрәкәте кагыйдәләре...

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан яше 60тан узганнар арасында "Автобабай" ярышы районыбызда 2013 елда үткәрелә башлаган иде. Әлеге бәйгегә стартны 2010 елда ЮХИДИ ветераннары бирде. Әмма яңалык икенче елда ук районнарга күчеп, "Автобабай"да теләгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелде. Шулай да бәйгегә килергә җөрьәт итүчеләр күп түгел әле, нигездә юл хәрәкәте кагыйдәләре белән көндәлек танышуга бәйле хезмәт башкарганнар үзләрен сыный. Әйтик, районда беренче тапкыр "Автобабай" исемен 104нче һөнәри училищеда директор булан Хәлил Абдуллин алды һәм 2014 елда республикада 2нче булды. Шунда ук яшьләрне техника серләренә өйрәткән Мөдәррис Әсәтов та ярышта ел саен катнашырга тырыша. Олы Шыңар урта мәктәбендә укучыларны "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?" конкурсына әзерләгән технология укытучысы Хәниф Хаҗиев та лаеклы ялга чыккач, ярышларда күренә башлады. "Олылар - иң дисциплиналы йөртүчеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетлар үзгәреп тора, бәйгедә катнашучылар алар белән танышу мөмкинлеге ала. "Автбабай"да икенче тапкыр катнашам, Казанда финал ярышларында алган тәэсирләрем бөтенләй башка, анда үз көченә ышаныч тагын да ныгый, җиңүгә омтылыш арта",- дип сөйләде ул.

Быел ярышта 5 кеше катнашты. "Автобабай-2017" булырга теләүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетларны компьютерда чиштеләр һәм автомобильдә вакытка маневр ясап фигуралы йөрү осталыгы күрсәттеләр. Сынауны ЮХИДИнең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин алды, бүлекчә начальнигы Линар Вәлиев та ярыш барышында картодромда булды, барысына да җиңү теләде. Әмма җиңүче бер генә була... (Ахырын "Саба таннары"ннан укыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев