Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылачак!

Бүген Казанның "Идея" инновацион технопаркында Россиядә беренче Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды.

Татарстанда барлыгы 10 Яшьләр инновацион иҗат үзәге эшләячәк, алар Казанда, Яшел Үзәндә, Чистайда, Лениногорскида, Бөгелмәдә, Чаллыда, Чүпрәле һәм Саба районнарында урын алачак. Гомумән алганда Россия төбәкләрендә 30 Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылачак, аерым алганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Пенза, Томски, Иркутски өлкәләре, Красноярски крае һ.б. турында сүз бара.
Яшьләр инновацион иҗат үзәге проекты җитәкчесе Николай Насонов сөйләвенчә, үзәкнең бурычы - балаларда техник иҗатка кызыксыну тәрбияләү, яшьләрне заманча технологияләр белән таныштыру. Яшьләр инновацион иҗат үзәгенә лазерлы гравер, фрезер станок, 3D-принтер һәм 3D-сканер кебек заманча җиһазлар урнаштырылган. Бу җиһазлар кыска вакыт эчендә теләсә нинди катлаулылыктагы детальнең, бина макетын әзерләргә һ.б. мөмкинлек бирә. Бу җиһазлар өйрәнү һәм шулай ук коммерция максатларында да файдаланыла ала.
Үзәк балалар һәм яшүсмерләр, студентлар һәм аспирантлар өчен билгеләнгән.

Мәгълүмат һәм фото"Татар-информ" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр инновацион иҗат үзәге