Сабалылар эвакуацияләргә әзерме
Хәзерге чорда гражданнар оборонасы - сугыш, шулай ук табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә халыкны саклау яки саклауга әзерләнү буенча чаралар системасы ул. Шуны күздә тотып, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең халыкны гадәттән тыш хәлләр зонасыннан эвакуацияләү буенча команда-штаб өйрәнүләре оештырып килә. Әлеге чара...
Хәзерге чорда гражданнар оборонасы - сугыш, шулай ук табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә халыкны саклау яки саклауга әзерләнү буенча чаралар системасы ул. Шуны күздә тотып, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең халыкны гадәттән тыш хәлләр зонасыннан эвакуацияләү буенча команда-штаб өйрәнүләре оештырып килә. Әлеге чара һәр биш ел саен үткәрелә. Алдагысы 2010 елның августында булган иде, районның гадәттән тыш хәлләргә әзерлегенә уңай бәя куелды. Саба муниципаль районында чираттагы өйрәнүләр 18-19 ноябрьдә үтәчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле районның эвакуация органнарына һәм гражданнар оборонасы хезмәтләренә команда-штаб өйрәнүләрен әзерләү һәм үткәрү буенча өч көн дәвамында практик һәм методик булышлык күрсәтте. Хикмәт шунда: гадәттән тыш хәлләр очрагында Саба районы Казан шәһәреннән эвакуацияләнгән 110 меңнән артык кешене кабул итеп, аларны урнаштырырга тиеш була. Ягъни районда яшәүче һәркемгә 4 эвакуацияләнүче туры килә. Бу кадәр күп сандагы кешене кабул итү, урнаштыру зур оештыру чаралары сорый. Әлеге катлаулы мәсьәлә махсус төзелгән штаблар, шәһәр, авыл җирлекләрендә урнашкан 24 эвакуация пункты (өчесе - Сабада, өчесе - Шәмәрдәндә, калганнары авылларда) аша хәл ителә. Министрлыктан килгән вәкил шушы уңайдан 20 октябрьдә штаб, эвакуация-кабул итү пунктлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән инструктив шөгыль үткәрде. Гражданнар оборонасы хезмәтләренең эвакуация чараларын оештыруга әзерлекләре турындагы документлар өйрәнелде. Йомгаклау көнендә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне вакытлыча җыелу урыннарында каршылау, урнаштыру, хисапка алу, алга таба кайда җибәрергә кирәклеген билгеләү, аларны эвакопунктларга озатуны оештыру мәсьәләләре каралды.
Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Мәүлетов. Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев