Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның спорт мәйданчыклары нинди хәлдә (фоторепоратж)

2015 елда ТР Дәүләт Советы тарафыннан соңгы елларда Татарстанда Президент программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыкларының торышын контрольдә тоту буенча махсус комиссия төзелгән иде. 20 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова җитәкчелегендәге эшче төркем районыбызда булып, спорт мәйданчыклары белән танышты. Комиссия составында Министрлар Кабинеты, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, Яшьләр...

2015 елда ТР Дәүләт Советы тарафыннан соңгы елларда Татарстанда Президент программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыкларының торышын контрольдә тоту буенча махсус комиссия төзелгән иде. 20 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова җитәкчелегендәге эшче төркем районыбызда булып, спорт мәйданчыклары белән танышты. Комиссия составында Министрлар Кабинеты, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре бар иде. «Безнең төп максат - спорт мәйданчыкларының эффектлылыгы, технологик яктан стандартларга туры килүе, гомумән, төп массакүләм спорт урыны буларак эшчәнлеге белән танышу. Республикабыз спорт корылмала­ры төзелеше буенча иң алга киткән төбәк санала. Халыкны мас­сакү­ләм спортка тарту сәясәте алып барыла. Болар бар да халыкның физик яктан үсеше өчен эшләнә», - диде Ольга Павлова. Безнең районда бөтен таләпләргә туры китерелгән спорт мәйданчыклары Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Икшермә, Эзмә, Тимершык, Лесхоз урта мәктәпләре базаларында төзелеп, укучыларның, гомумән, халыкның сәламәтлеген кайгыртуда зур роль уйныйлар. Эшче төркем иң элек Икшермә кадет мәктәбе базасында төзелгән спорт мәйданчыгы һәм тиздән файдалануга тапшырылачак спорт комплексы белән танышып, спорт корылмаларының уңайлылыгы, бар да уйланылган икәнлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук махсус комиссия Лесхоз, Эзмә урта мәктәпләре спорт мәйданчыкларында булып, уңай фи­керләр җиткерде. Эшче төркем район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов җитәкчелегендә «Сабантуй» стендка ату һәм спортинг комплексы, ат спорты мәктәбе, район үзәгендә төзелеп килүче стадион белән танышты. «Биредәге спорт корылмалары белән танышкач, мин соклануымны җиткерми кала алмыйм. Мине бигрәк тә стендлы ату, ат спорты комплекслары гаҗәпләндерде. Биредә бар да Европа стандартына туры китерелеп эшләнгән. Ил күләмендә узучы теләсә нинди спорт бәйгесе оештырырга була. Технологик җитешсезлекләр күзәтелмәде, иң мөһиме - алар буш тормасын, халыкка хезмәт итсен», - диде Ольга Павлова эшлекле визит ахырында.

Фәридә Вилданова. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев