Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Салкыннар саклык сорый

Аномаль салкын һава торышы урнашуы республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын һәм эзләү-коткару отрядлары эш режимына да үзгәрешләр кертте. Коткаручылар табигый стихия белән бәйле вәзгыятьтә калучыларга ашыгыч ярдәмгә килергә даими әзер торалар. Синоптиклар фаразынча, салкыннарның әле атна ахырына кадәр дәвам итүе, аерым урыннарда температураның 30 градуска төшүе көтелә. Шуңа күрә...

Аномаль салкын һава торышы урнашуы республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын һәм эзләү-коткару отрядлары эш режимына да үзгәрешләр кертте. Коткаручылар табигый стихия белән бәйле вәзгыятьтә калучыларга ашыгыч ярдәмгә килергә даими әзер торалар. Синоптиклар фаразынча, салкыннарның әле атна ахырына кадәр дәвам итүе, аерым урыннарда температураның 30 градуска төшүе көтелә. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәхетсезлек очракларына дучар булмасыннар өчен гражданнарга зарури булмаганда, автотранспортта торак пунктлар чикләреннән ерак китмәскә, балыкка, табигать чыгуларны кичектереп торырга тәкъдим итә. Шулай ук юлларда тукталып алган машиналарга игътибарлы булырга кирәк, бәлки салондагылар ярдәмгә мохтаждыр. Нык салкынайган мунчаларны җылытырга тырышып мичләренә артык күп ягу да, электр җылыткычларын озак вакыт файдалану да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Бәла-казаларны булдырмау үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев