Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сайлаганчы сайлап алабыз [фоторепортаж]

Соңгы вакытта Татарстанда вакыйгалар тиз үсеш ала: бәйрәмнәр рухы узарга да өлгермәде -12 майда җәмәгать эшендә кайнаучылар Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүгә старт бирелүе турында хәбәр иттеләр.

Инде берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү турында карар калды. Җәмәгатьчелек вәкилләре билгеләп үткәнчә, Республиканың алгарышлы үсеше һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләре - күп яктан Рөстәм Миңнеханов хезмәте нәтиҗәсе. Шулай итеп, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерә, аның республиканы үстерүгә юнәлдерелгән стратегиясен яклый. Гомумән, Татарстан - иң югары вазифаи зат кәнәфиенә кандидатлар күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне оештыруны җәмәгатьчелек үз кулына алган төбәкләрнең берсе. Кандидатураларны "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итү турында килешүе булган иҗтимагый оешмалар күрсәтергә мөмкин.

Праймериз вакытында максималь ачык­лыкка ирешү өчен махсус сайт та (www.праймериз-рт.рф) булдырылды.

Билгеле, газета укучыларыбыз арасында, нәрсә соң ул праймериз, диючеләр дә бар. Әле атна башында гына хәбәрчебез Хәлил Мортазин да әлеге ят сүзнең асылын аңлатуны телефоннан шалтыратып сорады. Америкада XIX гасырда ук кулланылса да, праймериз Россия сәясәтендә яңа сүз, инлизчәдән тәрҗемә иткәндә "беренчел", "башлангыч сайлаулар" дигәнне аңлата. Башта Винконсин штатында кертелә. 1927 елда инде барлык штатлар да әлеге процедураның мәҗбүрилеге турында канун чыгара. Дөрес, соңрак кайбер штатларда аны үткәрүдән баш тарталар. Россиягә исә әлеге практика әлерәк кенә килеп керде. Праймериз 2009 елда "Бердəм Россия" партиясенең барлык бүлекчəлəре өчен мəҗбүригə əйлəнде. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый. Партия эчендә алдан тавыш бирү процедурасы, ягъни праймериз беренче тапкыр Татарстан төбәкь бүлегендә 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында кулланылды. 2014 елның апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар алдыннан да праймериз үткәрелде. Быелгы Президент сайлаулар да аннан башка узмаячак. "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Зариповның әйтүенчә, праймериз Татарстанда бер генә мәйданчыкта 20 июньгә билгеләнгән. Праймеризда 918 сайлап алучы катнашуы көтелә, шуларның 14е безнең районнан булачак.

Партия эчендә алдан тавыш бирү тәртибен районыбызда җирле үзидарә органнары өчен депутатлыкка кандидатлыкка кандидатларны сайлап алучы буларак катнашкан 990га якын кеше чынбарлыкта белергә өлгерде инде. Алар 20 праймериз мəйданчыгында үзлəренə ошаган һəм шәхси фикерләренчə депутатлык вəкалəтлəрен тиешенчə башкара ашыра алырлык кандидатуралар өчен тавыш бирделәр. Праймеризның 19нчысы 20 майда Саба шәһәр җирлегендә узды. Бюллетеньнәр барысы 58 сайлап алучыга бирелде һәм алар һәрберсе исемлеккә кертелгән 17 кандидатлыкка кандидат арасыннан унысына тавыш бирде.

Кандидатлар арасында беренче булып чыгыш ясаган район Советы рәисе Рәис Миңнеханов республикадагы күп яңалыкларның Сабада эксперимент рәвешендә, пилот проектлары буларак кертелүе турында сөйләде, киләчәктә дә шулай булачагына ышаныч белдерде. Яшьләр сәясәтен, социаль программаларны тормышка ашыру, яңа эш урыннары булдыру буенча зур эшләр башлануын билгеләп үтте, Парклар һәм скверлар елында район үзәгендә быел күреләчәк чаралар турында сөйләде. Расих Хәсәнов җирлектә башкарылган эшләргә тукталды. Үзләренең позицияләрен белдереп тагын 5 кандидат чыгыш ясады. Аннары кемнәргә бюллетеньдә күбрәк тавыш бирелүе мәгълүм булды. Иң күп тавыш җыючылар соңрак, сайлау компаниясе башлангач, җирлек Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев