Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сентябрьнең беренче якшәмбесе - газ хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез!

Сез хаклы рәвештә ил икътисадының нигезе булып саналган тармакта хезмәт куясыз һәм мөһим социаль бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертәсез. Сез эшләгән оешмалар нык дисциплиналы, республика күләмендә алдынгы, үрнәк коллективлардан санала, югары технологияләргә нигезләнгән эшчәнлегегез белән йортларда һәм кешеләрнең эш урыннарында җылылык, көнкүреш уңайлылыгы тәэмин ителә. Шуңа да җаваплы хезмәтегез "зәңгәр ягулык" кулланучылар тарафыннан һәрчак югары бәяләнә, һөнәри абруегыз күтәрелә бара. Алга таба да шулай булачагына шик юк. Һөнәри осталыгыгызның, югары квалификациягә ия булуыгызның, булдыклылыгызның алга таба да хәвеф-хәтәрсез һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлегегезнең төп гаранты булып калачагына ышаныч белдерәбез.

Районыбызның газ һәм нефть сәнәгате тармагында эшләүчеләрнең барысына да хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, йортларына иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

35 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган Мөхәммәтдин Кашапов

Халыкның иминлеге кайгырту өчен егетләр һәрвакыт әзер.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев