Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шекше авылында Ираннан китерелгән җимешләрне эшкәртү цехы ачылды

Авыллардагы эшсезлек, күбәя барган ташландык биналар күпләрнең эчен пошыра торган заман. Эш - яшәү чыганагы, чөнки һәр кешенең гаиләсен ашатасы, балаларын киендерәсе бар.

Шуңа да байтак ир-ат читкә чыгып, шәһәргә китеп эшләргә мәҗбүр. Хәер, авылларда бәхет эзләп китүчеләр, армия хезмәтеннән соң калучылар элек тә булган. Шекше авылында туган Роберт абый Маметов та хәрби бурыч үтәгәч, Семипалатинск техникумында укып электрик-монтажчы һөнәрен үз­ләш­терә һәм Абакан-Таишет тимер юлында эшләргә кала. Соңрак Таҗикстанга күчеп китә.

Хатыны Лидия апа белән ике бала үстерәләр. Буй җиткән кызлары Эльвира Таҗикстанда Иран егете Риза Роян белән таныша. Ә егет төшеп калганнардан түгел, бизнес кешесе булып чыга. Былтыр алтын туйларын билгеләп үткән Маметовлар моннан 14 ел элек Шекшегә күченеп кайткач, яшь парлар да аларга иярә. Эльвира һәм Риза Рояннарның игезәк улы һәм кызы Шекше балалар бак­часына йөреп үсә. Хәзер Казанда яшиләр, Эльвира Иран илчелегендә эшли. Бизнес белән шөгыльләнәләр. Тумышлары белән Шекше авыл җирлегенә кергән торак пунктлардан булган эшмәкәрләрне хәйриячелеккә тартуда хәйран гына эш күрсәткән җирлек башлыгы Радик Хәйретдинов Казанда Ираннан җимешләр китереп эшкәртү цехы тоткан Шекше киявенә авылда да буш бина тәкъдим итә. Аның төп максаты авылда берничә кешене булса да эшле итү була. Тәкъдим кабул ителә, район җитәкчеләре дә хуплый, шулай итеп, 2015 елдан Шекшедә җимеш эшкәртү цехы эшли башлады. Эшкәртү чималы Ираннан Астраханьга су юлы белән, аннары Шекшегә автофураларда китерелә. Цех белән Эльвираның бертуган энесе Альберт Маметов идарә итә. Хәзер эшкәртү ике сменада бара, 15тән артык кеше эшле булган. "Хәзерге вакытта финикларны сортларга аерабыз. Сыйфатсызлары араланып, махсус иләктә юдырыла да, кабат кәгазъ тартмаларга тутырыла һәм сатуга чыгарыла. Озакламый караҗимешләр, башка төр сухофруктылар китерелергә тиеш.

Ираннан чикләвекләр (фисташки, арахис) эшкәртү җиһазы да кайтты. Аларны тозлап киптереп, пакетларга тутырабыз. Линия әзер, газга тоташтырасы бар",- ди Альберт Маметов.
Авыл җирлеге башлыгы цех эшчәнлеге белән кызыксынып тора. "Тагын өстәмә эш урыннары булдыру турында хыялланабыз. Рояннар Шекшедә компот цехы ясауны да планлаштыралар", - ди Радик Рамазан улы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев