Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Стадионда көч сынашу [+фоторепортаж]

Узган атнада Байлар Сабасының үзәк стадионында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында спорт ярышлары булды.

Ярышлар өч спорт төре буенча үткәрелде. Ир-егетләр белән хатын-кызлар йөгерү, озынлыкка сикерү һәм ядрә ыргыту дисциплиналарында катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Азат Сәмигуллин (Эзмә авыл җирлеге), Азат Әхмәтов (Саба), Илшат Шәңгәрәев (Төбәк), Зилә Хассамова (Югары Симет), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), Зилә Габдерахманова (Сабабаш), Галинур Фәйзеров (Лесхоз) ярышларның берничә төрендә призерлар булдылар. Приз­лы урыннар яулаган катнашучыларга диплом һәм конвертлар тапшырылды. Ә иң осталар үзләренә Республикакүләм ярышларга барырга юл ачтылар. Республика буенча ярышлар Баулы шәһәрендә шушы атна ахырында узачак.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев