Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Табигатьнең яшь сакчылары - Эколятлар бәйрәме” [+фоторепортаж]

Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә 2 нче - 11 нче июнь көннәрендә Дөньякүләм тирә - юньне саклау һәм эколог көненә багышланган зур чаралар үткәрелә.

Шул нияттән, бүген, Байлар Сабасының 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы биләмәсендә, Сабаның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары җыйналып, үзләренең чын эколог булып үсүләрен күрсәттеләр. Әлеге "Табигатьнең яшь сакчылары -Эколятлар бәйрәме" чарасы табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты "Эколята - Дошколята" кысаларында үткәрелде. Чара бик күңелле, төрле уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән әкияти геройлар - Чыршыкай, Шаянкай, Акыллыкай, Тынычкай, Шүрәле, Каенкай - барысы да балаларны төрле кызыклы биремнәрдә сынадылар: балалар чүпләрне аерып җыйдылар, табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, сайрауны тыңлап кошларның исемнәрен атадылар һәм башкалар. Бәйрәмдә Байлар Сабасының һәр балалар бакчасы музыка җитәкчеләре балаларның күңелләрен ачтылар, биеттеләр, җырлаттылар, бирем үтәгән саен кызыклы музыкаль тәнәфес ясадылар. Күңелле тамашадан соң бәйрәмнең кульминацион өлеше - яшь экологларның антын әйтеп, гимн җырлап "эколята-дошколята"га багышлау тантанасы булды. Әлеге чара балалар күңелендә эле озак сакланыр һәм алар табигатьнең чын сакчылары булырлар дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев