Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда өлешчә карантин игълан ителде

Татарстанның Әтнә районында өлешчә карантин игълан ителде. Олы Әтнә авылына урманнан килгән төлке, авыл этләре белән йөргәннән соң, үлеп китә.

Республика ветеринар лабораториясендә тикшерү нәтиҗәләре төлкененең котыру чире белән авырганлыгын исбатлый.

Хәзерге вакытта Олы Әтнә авылында барлык мөгезле эре терлеккә, дуңгызларга, сарыклар һәм хәтта һәр эт һәм мәчеләргә дә вакциналар ясалган. Төлке йөргән шәхси хуҗалыкларда карантин игълан ителде. Монда яшәүче хайваннарны 10 көн дәвамында тикшереп торачаклар, дип хәбәр итә Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X