Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәктә бозаулар чәй эчә [+фото]

"Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы Кибәче бригадасында бозау карау дүрт хатын-кызга йөкләнгән. Язилә Сөнгатуллина һәм Роза Матзянова, Гүзәлия Ибәтова һәм Наилә Дәүләтшина сменалап бозаулар карыйлар.

Мал арасында гына кайнашып калмыйлар, гармун да тарталар, җырлар яздырып диск та чыгара бу апайлар. Мисалга, Язилә Сөнгатуллинаны гармунда уйнап җырлаганын район сәхнәсендә еш күрәбез. Гүзәлия ханым инде үз җырларыннан ике диск чыгарырга да өлгергән.
Алар карамагында 200гә якын бозау. Әниләре янында ун көн яшәгәннән соң, зәңгәр "өй"чекләргә күчереләләр. Аннан соң махсус торакка "башка чыгалар". Анда да ун көннән өч айга, өч айдан алты айга кадәр аерым бүлекләрдә, махсус рационда ашатып үстерелә. Балалар бакчасындагы төркемнәр диярсең. Араларында төркемгә яңарак кушылганнары булса да, өзгәләнеп кычкырулар ишетелми. "Рәхәткә ирештек", дип, тавыш-тынсыз гына яталар.Малларның урыннары йомшак, чиста. Алларында нинди генә азык юк. Фураж, катнашазык, акбур, шулай ук сыттырылган солы, тоз, печән. Тәмле чәй дә ясап эчертәләр икән үзләренә. Чәй дигәннәре - кычыткан, ромашка һәм башка дару үләннәре кайнатмасы. Кышлыкка да әзерләгәннәр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев