Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәвәккәлләр таш яра [+фото]

Тормыш бер урында тормый. Шундый заман җитте: кече һәм урта бизнесны үстерү - халыкның тормыш шартларын яхшыртуда, районның финанс хәлен ныгытуда зур роль уйный башлады.

Районда теркәлгән кече һәм урта бизнес субъектлары 2014 ел ахырына 1015 берәмлек тәшкил итте. Шуларның 361е җаваплылыгы чиклән­гән җәмгыятьләр, авыл хуҗалыгы кооператив­лары, 654е - шәхси пред­приятиеләр, крестьян (фер­мер) хуҗалыклары. Болар­ның күбесе нигездә үз көчләренә ышанган, дәүләт булышлыгына таянучы бик тәвәккәл кешеләр.
-2014 елда тулаем алганда 21 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына дәүләт булышлыгы программалары аша бизнесны үстерүгә 25,3 миллион сумлык субсидия бирелде. Шул исәптән 15 субъектка "Лизинг грант" программасы буенча 13,9 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде, 6 крестьян (фермер) хуҗалыгы гаилә фермаларына булышлык күрсәтү программасы буенча 11,4 миллион сумлык ярдәм алды. Әлеге ике программа районның шәхси эшмәкәрләре арасында зур популярлык белән файдаланыла. Эшмәкәрлекнең киләчәген яңа җитештерү предприятиеләре булдыруда күрәбез. Аларның ачылуы, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметергә дә булышачак. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән программалар үз эшен башларга ниятләгән кешеләргә бик зур ярдәм. Быел да районыбызда "Лизинг-грант" программасына старт бирелгәнен көткән эшмәкәрләребез шактый. Моннан тыш Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчтән дә ким булмаган сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 200 мең сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтергә җыена. Тик моның бер шарты бар: хуҗа сыерлар санын 8гә кадәр җиткерергә һәм сыер торагын шуның кадәр мал сыярдай итеп төзергә тиеш. Хәзерге вакытта авыл җирлекләрендә халыктан заявкалар җыю бара. Сыер башын 8гә җиткерергә ниятләре булганнар кичекмәстән үз авыл җирлекләре Советларына мөрәҗәгать итә алалар,- дип сөйләде безгә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев