Тын юллары авырулары арткан
Кичә, бүген, иртәгә

Тын юллары авырулары арткан

19-25 октябрьдә Татарстанда кискен тын юлы авыруы йоктыручылар саны арткан. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары белән авыручыларның 13 449 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны эпидемия чигеннән 36,9 %ка түбәнрәк. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручыларның...

19-25 октябрьдә Татарстанда кискен тын юлы авыруы йоктыручылар саны арткан.


Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары белән авыручыларның 13 449 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны эпидемия чигеннән 36,9 %ка түбәнрәк. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручыларның 4,7 %ка арткан.

Казанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 6908 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 5,7 %ка арткан.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50193-tyin-yulyi-avyiruyi-yoktyiruchyilar-sanyi-artkan.html


Нет комментариев