Төзелеш тармагы хезмәтчәннәре көне белән!
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Август - сезнең өчен истәлекле, һөнәри бәйрәмегез билгеләп үтелгән ай. Төзелешләр социаль-икътисадый үсешкә ныклы этәргеч бирүче рычагларның берсе. Бу мактаулы хезмәт - иминлек һәм тотрыклылык шарты. Сез нигез салган данлы хезмәт традицияләре - ул киләчәккә нык ышаныч. Һәр райондашыбызның тормыш сыйфаты шушы тармак эшчәнлегенә...
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Август - сезнең өчен истәлекле, һөнәри бәйрәмегез билгеләп үтелгән ай. Төзелешләр социаль-икътисадый үсешкә ныклы этәргеч бирүче рычагларның берсе. Бу мактаулы хезмәт - иминлек һәм тотрыклылык шарты. Сез нигез салган данлы хезмәт традицияләре - ул киләчәккә нык ышаныч. Һәр райондашыбызның тормыш сыйфаты шушы тармак эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектлар районның социаль йөзен билгели.. Сезнең тырышлык белән Сабабыз көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, елның-елында республика һәм федераль программаларны уңышлы тормышка ашырасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Бәйрәм көнендә без төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга гына түгел, төзелеш тармагында башлап юл яручыларга, ветераннарга да ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Барыгызга да иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, Саба районының матур бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телибез.
Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев