Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

УКУЧЫЛАР ХЕЗМӘТЕНӘ – АКЧАЛАТА

Җәйге каникулларда авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләрендә, төзелештә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән укучылар да байтак.

Укучы компьютер, телевизор артында гына утырмыйча, ял вакытын җәмгыятькә файдалы хезмәттә, дуслары белән аралашып, эшкә өйрәнеп үткәрә икән, тәҗрибәсе тормыш иткәндә дә бик ярап куячак. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзеңә, ди бит халык мәкале дә. Районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы каникул чорында 443 укучы эш белән тәэмин ителгән. Аларның саклык банкысында ачылган исәп-хисап счетларына барлыгы 329,9 мең сум акча күчерелгән.

"Укучылар "Юлбат" (87), "Симет" (20), "Октябрь" (8) жәмгыятләрендә, "Мәртен" агрофирмасында (12), "Вамин-Татарстан" җәмгыятенең Саба филиалында эшләделәр. Район үзәк хастаханәсендә - санитарка, балалар бакчасында - нянька, кибеттә сатучы булып үзләрен сынап караган кызлар да булды быел. Балаларның активлыгына, өлкәннәрчә җиренә җиткереп эшләүләренә сокланырлык, - ди үзәкнең өлкән инспекторы З.Гамирова. - Укучыларга безнең үзәк аша бер айга 850 сум акча түләнә. Ә эш бирүче өстәмә дә түли ала". Мәсәлән, көтү көтәргә алынган бала берничә сәгатьтән кайтып китә алмый, аңа дүрт сәгатькә 2611 сумнан хезмәт хакы түләнергә мөмкин".

Яшь буынның хезмәт тәмен, эшләп алынган акчаның кадерен белеп үсүе бик мөһим. Хезмәт күнекмәләре алдагы тормышларында да кирәк булмый калмас. Җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итәсе урында амбарларга, җәйләүләргә чыккан балалар хезмәтнең тәмен дә, ямен дә белә. Нәрсәгә тотса да - үзләренең хәләл акчалары, игелекләрен күрергә язсын.

З.Касыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X