Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Унбер кешене “коткардылар“ [+фоторепортаж]

Быел безнең районны язгы ташу вакытында су басу очраклары мөмкин булган зонага кертмәгәннәр. Шулай да гадәттән тыш хәлләргә һәрчак әзер булырга кирәк. Коткаручыларның үз вазифаларын башкаруга әзерлеге команда-штаб тактик өйрәнүләре барышында ачык­лана. Узган җомгада Шәмәрдәндәге Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отрядына 08.35...

Быел безнең районны язгы ташу вакытында су басу очраклары мөмкин булган зонага кертмәгәннәр. Шулай да гадәттән тыш хәлләргә һәрчак әзер булырга кирәк. Коткаручыларның үз вазифаларын башкаруга әзерлеге команда-штаб тактик өйрәнүләре барышында ачык­лана.

Узган җомгада Шәмәрдәндәге Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отрядына 08.35 сәгатьтә Кызыл Мишә авылында 4 шәхси хужалыкны "су басуы", 11 кешенең зыян күрүе турында хәбәр алына. Коткаручылар тиз арада шунда иде инде. Алар иң элек су күтәрелгән елга яры буенда 21 коткаручы өчен палаткалы лагерь корып, тәвәккәллек сораган вазифаларына керештеләр. Коткару эшләрендә мобиль электр станциясеннән башка булмый. Өйрәнүләр барышында иң элек аны кабызып, эшләтеп карадылар, лампочкаларда ялт итеп ут кабынды. Аннары насос станциясен кабызып, җыелган суны суыртып күрсәттеләр. Инде зыян күрүчене суга кереп, батучыны су астына төшеп алырга туры киләчәк икән - коткаручыларның берсе водолаз костюмын да киеп өлгерде. Фельдшер Елена Сер­гина әзерләгән беренче медицина ярдәме күрсәтү әсбаплары һәм аппаратлары да тулы тәртиптә иде.

-Коткару эшләренең күпмегә сузылачагы мәгълүм түгел. Шуңа күрә отряд үзе белән 21 кешегә өч көнгә җитәрлек ашау ризыклары алырга тиеш. Моңа ярма, консервланган ит продуктлары, коры паек һәм башкалар керә. Ә су басудан зыян күрүчеләрне продуктлар белән тәэмин итү җирле үзидарәләр вазифасында,- дип аңлатты отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин. Алай гына да түгел, коткаручыларның кесәсендә кимендә 500 сум акчасы булырга тиеш икән. Монысын да 21 кешелек отрядны стройга тезеп, махсус тикшереп чыктылар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев