Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уракны – югалтусыз

Кичә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюны, елына карата булган игеннәрне югалтуларга юл куймыйча үткәрүгә һәм терлек азыгы туплауга багышланган видеорежимдагы киңәшмә үткәрде.

Анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре катнашты. Министр районнарда урып-җыюның барышын ныклы контрольдә тоту максатыннан штаблар булдыру бурычын куйды. Комбайнчылар хезмәтенә түләүләрнең икътисадчылар тарафыннан җиткерелгән булуы, көндәлек башкарган эшләренә нәтиҗә ясап баруның эшкә этәргеч ясаудагы мөһимлеген ассызыклап күрсәтте. Терлек азыгы туплауның торышын да бөтен яссылыгы белән аңлатты. "Яхшы җитәкченең ярты еллык запасы була",- диде ул.

Видеокиңәшмәдән соң сөйләшүне идарә начальнигы Гафур Хәсәншин дәвам итте. Хәзерге көндә урып-җыю, терлек азыгы туплау һәм көзге чәчү үткәрүнең торышына кагылышлы уңай һәм җитешсез якларны күрсәтте. Узган елдан калган азык запасы булмаган хуҗалык җитәкчеләренә хәзерге вакытта башкарыла торган эшләре белән таныштырып, җавап тотарга туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак башланды