“Урып-җыю быел җиңел булмаячак“
2 августта Игенчеләр сараенда Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә 2017 елгы уңышны җыюга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада министр урынбасарлары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль районнары башлыклары катнашты.
«Республика кырларында уңыш потенциалы югары, - диде Марат Әхмәтов. - Әмма күп нәрсә безнең оешканлыктан тора, бигрәк тә урып-җыю аенда - августта». -Татарстанның кайбер районнарында бөртекле культуралар җыюга керештеләр инде.
«Урып-җыю быел җиңел булмаячак, алдагы елларда июль уртасында урып-җыюга тотынган булсак, быел август башында тотынабыз, ике атнага соңрак», - дип өстәде Марат Әхмәтов.
Очрашуга йомгак ясап, министр муниципаль районнарны урып-җыюга тотынырга өндәде. Август аена һава торышы фаразына караганда, аның яртысы яңгырлы булачак. Шуңа күрә яхшы көннәр көтүдән мәгънә юк, диелде. Бүгенге көннән Министрлык тарафыннан уракта эшләүче экипажлар мониторингы уздырыла башлый. Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре атнага ике мәртәбә башкарылган эш турында мәгълүмат бирергә тиешләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы экипажларны бүләкләү турында карар кабул ителгән.
Соңыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә урып-җыю эшләренә әзерлек буенча киңәшмә уздырылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин культураларның өлгерешенә карап, 10 августтан соң уракка керешергә кирәклеген җиткерде. Шул сәбәпле, комбайннар паркын кабат барлап чыгарга, суктыру үткәреп карамаган комбайннарны, төп эшкә керешкәнче, якындагы ике көндә суктырып карап, төзеклеген тикшерергә кирәклегенә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев