Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгыннарга юл куйма! [+фоторепортаж]

2015 елда Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлекчәсе шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә һәм район биләмәләрендә урнашкан 123 объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүләр үткәрде.

Планлаштырылган һәм планнан тыш тикшерүләр үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны бетерү таләбе белән 32 вазифаи затка күрсәтмә бирелде. 2015 елда Саба районы территориясендә алдан бирелгән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны бетерү турында күрсәтмәләрнең үтәлеше 77,7 процент тәшкил итте. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан ел дәверендә уку учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучы балалар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, аларны бозмау һәм янгын чыккан очракта дөрес эвакуацияләү турында даими күнекмәләр үткәрелеп тора. Күнекмәләр вакытында укытучыларның һәм персоналның эш-гамәлләренә бәя бирелеп, гадәттән тыш хәлләр чыкканда аларның дөрес эш итүе балалар гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуы ассызыкланып үтә. Беренчел янгын сүндерү чаралары белән дөрес эш итү буенча күнекмәләр үткәрелә. Ел дәвамында балалар белән янгын куркынычсызлыгы дәресләре үтә. Бу дәресләр балалар арасында аеруча кызыксыну тудыра.

Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан Шәмәрдән, Иске Икшермә, Лесхоз аерым постлары һәм 129нчы янгын часте хезмәткәрләре белән берлектә "Торак-2016" операциясе үткәрелә. Хәзерге көнгә 3682 торак тикшерелеп, аларда яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде. Бу чара вакытында аеруча күп балалы гаиләләргә, аерым яшәүче карт кешеләргә, авыр хәлдәге гаиләләргә зур игътибар бирелде. Профилактика чаралары нигезендә янгын чыгуны булдырмау һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүгә, янгынның үзеңә генә түгел, ә әйләнә-тирәгә дә зур зыян китерүе мөмкинлегенә аеруча нык басым ясалды. Әлеге профилактика чараларының үткәрелүен анализлауга килгәндә, хәзерге көндә узган ел белән чагыштырганда 6 янгын очрагыннан 1 янгын очрагына кимүгә китерде.

Ильдар Хуҗин

Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев