Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯРМИНКӘГӘ МИНИСТР РӘХМӘТЕ

22 сентябрьдә башкалабызның Чехов базарында районыбыз зур оешканлык белән көзге ярминкәне башлады.

Егерме авыл җирлеге шәхси хуҗалыкларның үз ихтыяҗыннан арткан яшелчәләре, сөт продуктлары, йомырка, бәйләнгән кул эшләре һәм башка күп төрле көнкүреш әйберләре, Саба урман хуҗалыгы, "ВАМИН" Саба филиалы коллективлары үзләрендә җитештерелгән продукцияләр белән сәүдә иттеләр. "Мөхәммәтшин" крестьян(фермер) хуҗалыгы, "Шытсу", "Алтын Саба-М", "Мәртен", "Симет", "Урта Саба", "Олыяз" җәмгыятьләре алып килгән сөт белән бәрәңгегә ихтыяҗ зур булды. "Саба балы"ның да үз сатып алучылары табылды. Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе бөртекле культуралар тәкъдим итте. Район кулланучылар җәмгыятенең ярминкәләрдә хезмәт күрсәтү буенча күп еллардан бирле тупланып килгән бай тәҗрибәсе булганлыктан, алар шәһәр халкының ихтыяҗын өйрәнеп сәүдә итәләр.

Ярминкәгә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде. Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов ярминкәдә катнашучы башка җитәкчеләр белән бергәләп танышып чыккач, министр сабалыларның яхшы әзерлек һәм киң ассортимент белән катнашуларына рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X