Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярылганны ямыйлар

Бу көннәрдә "Татавтодор"ның Саба фи­ли­алы бригадасы Шәмәрдән - Казан юлында асфальттагы ярыкларны ямау белән мәшгуль.

Филиал мастеры Алмаз Мусинның әйтүенчә, быел температураның кискен үзгәреп торуы ярыкларның күп барлыкка килүенә китергән. Шушы эшкә 11 апрельдә керешкәннәр. Көн саен 700-800 метр арада ярык томалыйлар. Бу эшне чокыр ямау белән бутамаска кирәк. Анысы белән икенче бригада шөгыльләнәчәк. Ә А.Мусин бригадасы эшне юллар астындагы җир уйнау тукталып, ярыклар үзеннән-үзе йомыла башлаганчы дәвам итәчәк. Ярыкларны ямау асфальтның гомерен озайту өчен мөһим чара. Ягъни Тукаебызга кушылып әйтсәк: "Кирәкле шәйдер!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев