Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЙӨГЕРЕРГӘ ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

Киләсе якшәмбедә, ягъни 23 сентябрь көнне районда кешеләрне физкультура белән даими шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район­ның иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Татарстан кроссы - 2012" үткәреләчәк.

Шушы уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе раслаган нигезләмә кабул ителде. Кросс барлык авыл җирлекләрендә үткәрелә. Өлкәннәргә һәм югары сыйныф укучыларына йөгерү өчен дистанциянең озынлыгы 2013 елда Казанда үткәреләчәк универсиада хөрмәтенә 2013 метр итеп билгеләнде. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр (табиб рөхсәте кирәк) - 200, башлангычлар - 500, V-VIII сыйныф укучылары 1500 метрга йөгерәчәк. Ярышларга гомуми җитәкчелек район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Саба шәһәр җирлегендә кроссны ачу тантанасы Казан-Саба юлының "Вамин-Саба" филиалы янындагы участогында 11 сәгатьтә булачак, өлкәннәргә старт та шуннан биреләчәк, финиш - Саба муниципаль районы Советы бинасы каршында. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар 9 сәгатьтә стартка баса. Олыларны теркәү 10-11 сәгатьләрдә үткәрелә. Авыл җирлекләрендә кросс урыны сайлауда җаваплылык җирлек башлык­ларына һәм мәктәп директорларына йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев