Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

2018 елда Россия киносы касса җыемнары һәм тамашачылар саны буенча рекорд куйган

2018 елда кинопрокатта сигез картина 1 миллиард сумнан артык акча җыйган.

2018 елда Россия киносы касса җыемнары һәм тамашачылар саны буенча рекорд куйган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Кино фонды сайтына сылтама ясап хәбәр итә.

"2018 елда Россия киносы касса җыемнары һәм тамашачылар саны буенча янә рекорд куйды, - диелә хәбәрдә. - Россиядә төшерелгән фильмнарның касса җыемнары 13,8 миллиард сумнан артып китте, аларны барлыгы 57,9 миллион тамашачы карады. Бу узган елгы күрсәткечтән 6,1 һәм 5,8 процентка (13,02 миллиард сум һәм 54,7 миллион тамашачы) артыграк".

2018 елда кинопрокатта сигез картина 1 миллиард сумнан артык акча җыйган. Алар арасында Россиядә төшерелгән ике фильм да бар - "Движение вверх" (2017 елдагы касса җыемнарын да исәпкә алып, 2,9 миллиард сум) һәм "Лед" (1,4 миллиард сум). Ил кинотеатрларында әлеге картиналарны 18 миллионга якын тамашачы караган.

2018 елда тамашачылар саны буенча беренче унлыкка шулай ук "Веном" (Venom, 7,1 миллион кеше), "Мстители: Война бесконечности" (Avengers: Infinity War, 6,6 миллион кеше), "Фантастические твари: Преступления Грин-де-Вальда" (Fantastic Beasts: The Crimes of Grindelwald, 5,4 миллион кеше), "Монстры на каникулах 3: Море зовет" (Hotel Transylvania 3: Summer Vacation, 5,4 миллион кеше), "Дэдпул 2" (Deadpool 2, 4,8 миллион кеше), "Мир Юрского периода 2" (Jurassic World: Fallen Kingdom, 4,1 миллион кеше), "Суперсемейка 2"(Incredibles 2,4 миллион кеше) һәм "Богемская рапсодия" (Bohemian Rhapsody, 3,5 миллион кеше) картиналары кергән.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев