Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Буа театры халыкара театр фестиваленә әзерләнә

«Буа: диалог киңлекләре» халыкара театр фестивале 15-24 майда узачак.

Быел Буа дәүләт театры базасында оештырылган халыкара театр фестивале Буа белән генә чикләнеп калмыйча, күрше Апас, Тәтеш, Кайбыч районнарындагы театр тамашачысына барып җитәчәк. 15 май көнне Буада «Буа: диалог киңлекләре» халыкара театр фестивале ачыла. Фестивальгә Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗаннан, шулай ук күрше Чувашстан, Мари Эл Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстаннан иң яхшы театр коллективлары килә дип хәбәр итә оештыручылар.

Буа театр фестивалендә 23 театр коллективы катнаша. Алар үз спектакльләрен Буа театры һәм Буа мәдәният йорты залларында гына күрсәтеп калмыйча, Тәтеш, Апас, Кайбыч мәдәният йортларына да алып киләчәк.

Фестивальгә Татарстан дәүләт театрларының да иң яхшы спектакльләре киләчәк. Мәсәлән, тетар тамашачысы арасында зур кызыксыну уяткан, әмма моңарчы Әлмәттән чыкмаган “Медея” спектакле, Чаллы театрының “Яратылмый калган ярлар”, Түбән Кама театрының “Бирнәсез кыз” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. Казан ТЮЗы “Господин Ибрагим”ны алып килә, ә Кариев театры “Тантана” тетар премиясе лауреаты “Куян Эдвард маҗаралары”н күрсәтәчәк.

Театр фестивалендә Балалар спектакльләре блогы бар. “Әкият” курчак театры “Тамчылар” спектаклен алып килсә, Чаллы курчак театры “Алтын битлек” номинанты булган “Сак-сок” әкиятен алып килә. Фестиваль программасында Актүбә һәм Чуваш курчак театрлары да бар.

  • Спектакльләр буенча фикер алышуда күренекле театр белгечләре Александр Вислов (Мәскәү), Анна Банасюкевич (Мәскәү), Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), Динә Дәүләтшина (Уфа), Виктор Шрайман һәм башкалар катнаша.

Фестиваль 24 майда Россиянең халык артисты Сергей Безруковның «Маленький принц»ы белән ябыла.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев