Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-28 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була.

Сабалылар кичен “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” музыкаль комедиясен карый ала.

 

Спектакльне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз:

22 гыйнвар – Иске Икшермә

23 гыйнвар – Тимершык  

24 гыйнвар – Эзмә   

25 гыйнвар – Югары Симет 

26 гыйнвар – Явлаштау

27 гыйнвар – Кече Кибәче

28 гыйнвар – Кече Шыңар

 

Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.  

Шулай ук Сабада балалар өчен “Светофорда кунакта” спектакле булачак. Аның үткәрелү  вакытын һәм урынын аерым хәбәр итәрбез.

 Сезне спектакльләребездә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X