Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казан балаларының фильмнары гомумроссия бәйгесендә җиңде

Мәскәүдә "Экология елы" кысаларындагы “Кеше һәм Биосфера” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Казан балаларының фильмнары “Кеше һәм Биосфера” гомумроссия конкурсында җиңде. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәүдә Россиядә игълан ителгән "Экология елы" кысаларындагы “Кеше һәм Биосфера” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бәйгене С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты оештырды. Конкурска экологиягә багышланган кыска фильмнар (документаль, уен, анимация, мультимедиа-проектлар), шулай ук фотографияләр, рәсемнәр һәм компьютер графикалары тәкъдим ителгән иде.

Казанның “Черное и белое” кино мәктәбеннән Алена Кручинан “Кышкы шигырьләр” фильмы белән “Документаль фильм” категориясендә җиңде. “Анимацион фильм” категориясендә Амалия Гарипова, Алена Кручинина һәм Булат Мәүликиевның “Карабүрек” фильмы билгеләп үтелде. 

Фото: http://www.vgik.info

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев