Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

КФУ абитуриентлары Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте турында фильм төшергән

Казан шәһәренең 27 гимназия укучылары милләттәшләребезне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган «Минем Тукай» флешмобында катнашырга чакыра.

Казан шәһәре «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» укучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган «Минем Тукай» флешмобында Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте турында фильм белән катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә гимназиянең татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева сөйләде.

«27 гимназиядә „Сәләт“ театр студиясе эшләп килә, театр түгәрәгенә балалар бик теләп йөри. Алар белән төрле бәйгеләрдә урыннар яулап килдек. Һәр елны Габдулла Тукайга багышланган бәйге була, без бик теләп катнаштык, Рабит Батулланың „Сират күпере“ әсәреннән өзек куйдык», — диде театр студиясе җитәкчесе һәм фильмның авторы Раил Рамазанов.

Раил Рамазанов әлеге идеяне күптән чынга ашырырга теләгәнен әйтте. «Театрга өч еллап йөрүче укучыларыбыз Салават Әбделманов һәм Ләйсән Фатихова белән уйнауны дәвам иттек, шуннан соң, нишләп әле без фильм төшереп карамыйбыз, дидем һәм коллегаларым идеяне хуплады. Рабит Батулланың „Сират күпере“ әсәренә нигезләнеп сценарий язылды. Аны бик уңышлы булды дип саныйм», — дип сөйләде ул.

Гимназия директоры Люция Хөснетдинова #МинемТукай флешмобына быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга керергә ниятләгән 27 нче гимназия укучылары да кушылганын билгеләп узды. «Тукай ул — милләтебезнең кояшы, йөзек кашы», — диде ул.

Татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте тасвирланган фильмны, флешмоб кысаларында, башка милләттәшләргә дә күрсәтү бәхетенә ирешкәнлеген әйтте. «Фильмда гимназиябезнең сәләтле яшьләре катнаша. Тукайны уйнаучы Салават Әбделманов - „Татар егете“ конкурсы лауреаты, Алия Сабирҗанова „Шаян-ТВ“ каналын караучы дусларыбызга яхшы таныш», — диде ул.

«Зәйтүнә ролен башкаручы Ләйсән Фатихова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ләйсән бик тыйнак, әдәпле, чын мәгънәсендә татар кызы. Ул татар теленнән республика олимпиадалары җиңүчесе, Халыкара олимпиадалар призеры, КФУ оештырган күп кенә конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Шәһәребездә уздырылучы „Татар кызы“ конкурсы призеры», — дип сөйләде укучысы хакында ул.

Гөлгенә Нурмиева мәктәптә укыганда ук үз кыйбласын тапкан балалар югары уку йортларына киткәч тә югалып калмауларын, үзләренең активлыклары белән аерылып торуларын әйтте. «Шундый укучыларымның берсе булган Зилә Мөбәрәкшина белән горурланам, Фатихова Ләйсән дә аның юлыннан китәргә җыена. Быел унберенче сыйныфны уңышлы тәмамлап, Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә укырга керергә тели», — диде ул.

«Флешмобта катнашуым — Габдулла Тукайга хөрмәтемне күрсәтү. Яшьләр арасында татар телендә сөйләшүчеләр кими. Һәркем үз телен, милләтен, гореф-гадәтләрен онытмаска, саклап калырга, аларны киләсе буынга тапшырырга тиеш. Хыялым — КФУга укырга кереп, телебезнең киләчәгенә үз өлешемне кертү. Татар теленең кулланылыш даирәсен тагын да киңәйсен иде, дигән теләктә калам», — диде Ләйсән Фатихова.

Гөлгенә Нурмиева милләттәшләрне бөек шагыйребез Тукайның туган көне уңаеннан шагыйрь иҗаты тирәсенә туплаган КФУ җитәкчелегенә, ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдиновка зур рәхмәтен җиткерде. «Әйдәгез, хөрмәтле милләттәшләр, бөек Тукай кабызган шигърият учагы тирәсенә тупланып, күңелләребезгә өмет очкыннары өстәп алыйк әле», — диде татар теле укытучысы.

 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев