Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Минзәлә театрының Казан гастрольләре: “Иблис” килә

9, 10, 11 апрель көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә коллектив өч яңа спектаклен күрсәтәчәк.

Апрель аенда Минзәлә театры Казанга театр дөньясын яңгыраткан “Иблис” спектаклен алып килә. 9, 10, 11 апрель көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә коллектив үзенең өч яңа спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта театр директоры Роберт Шәймәрданов хәбәр итә.

"23 мартта спектакльне Уфада күрсәтәбез. Аннары - Казан. Июнь аенда - Новороссийск. Әле Хакасия, Алтайга гастрольләр көтелә. "Иблис"театр дөньясында зур шау-шу тудырды. Безне бөтен җиргә чакыралар", - ди директор.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казан гастрольләре Җәвид Хөсәеннең шигъри әсәре буенча куелган “Иблис” спектакле белән башланып китә. Шигъри әсәрне татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Куючы режиссер – Сергей Потапов.

10 декабрьдә театр А.Островский буенча куелган “Яшенле яңгыр” спектакле тәкъдим итә. Гастрольләр Аяз Гыйләҗевның “Кара күзле кызлар” комедиясе белән ябыла. Сәхнә әсәрен театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов куйган.

“Иблис” һәм “Яшенле яңгыр” – “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльләр.

Фото: Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев