Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов спектакльдә сүгенгән өчен гафу үтенделәр

Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады.

«Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов Кариев театрында узган импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен гафу үтенделәр. Аларның гафу үтенү сүзләре видео һәм текст форматында социаль челтәрдәге битләрендә урнаштырылган.

Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов «16+» спектаклендә яңгыраган сүгенүле сүзләр өчен бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алулары турында белдерәләр.

«Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады. Без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм бу хәл кемне дә булсак кимсетсә яки күңелен җәрәхәтләсә – гафу үтенәбез. Бик кызганыч. Бу импровизация иде. Ни булды – шул булды», - дип яза театр әһелләре.

Татар егетләренең гафу үтенүенә спектакльнең кураторы Андрей Феськов та кушылган.

  • Кариев театрында өч ай дәвамында «Театрда импровизация» лабораториясе дәресләре барды. Лабораториянең остазлары – Кариев тетары хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев