Май аенда Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы чоры һәм 1960 еллардагы тормышны сәхнәләштерәчәкләр.
Казанда бу елның май аенда очучы Михаил Девятаев турында «Фау-2: Тәмугтан качу» блокбастеры төшереләчәк. Бу хакта фильм төшерелә башлауга багышланган матбугат конференциясендә режиссер, продюсер Тимур Бекмамбетов хәбәр итте.
«Без 1957 елгы күренешләрне - Девятаевка озак еллар көткәннән соң Советлар Союзы Герое йолдызын тапшырганны төшерәчәкбез», — диде Тимур Бекмамбетов.
Казанны, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында да, күрсәтәчәкләр - фильмның бер өлешендә геройның концлагерьдан кайтуын көткән Девятаев хатыны турында сөйләячәкләр, диде режиссер.
Фото: архив/Марат Ишкильдин
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев