Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Тинчурин театры репертуарындагы ике спектакль Резеда Сәлахованың эшкә чыкканын көтә

Резеда Сәлахова декрет ялына киткәндә 12 ролен коллегаларына калдырган булган.

Тинчурин театры репертуарындагы ике спектакльнең афишалардан югалып торуы театр актрисасы Резеда Сәлахованың бу сезонда декрет ялында булуына бәйле.

“Гамлет. Күренешләр” һәм “Чулпан” спектакльләрендә рольләремә алмаш куелмады. Режиссер шулай хәл итте. Алар киләсе театр сезонына кадәр мине көтә”, - диде Резеда Сәлахова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Резеда Сәләхова – Тинчурин театрының яшь буыны арасында иң популяр актрисаларның берсе. Алар Артем Пискунов белән бер төркемдә укыйлар һәм 2008 елда театрга бергә киләләр. Яшьләр 2016 елда өйләнешә. Уллары Әскәр исемле.

Актриса декрет ялына киткәндә үзе уйнаган 14 спектакленең уникесенә үз урынына алмаш кертеп калдырган.

“Мин бит озакка китмәдем, киләсе театр сезонында бәлки уйный да башлармын. 3 мартта Әскәргә 1 яшь тула. Әкренләп йөри дә башлады. Сәхнәне сагынам, театрга эшкә чыгасы чакларымны көтәм”, - диде Резеда Сәләхова.

Фото: Султан Исхаков, tinchurinteatr.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев