Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Яшь актер Рөстәм Зиннуров халык күңелендә Иблис булып калырга хыяллана

9 һәм 10 апрель көнне Тинчурин театры сәхнәсендә Минзәлә татар дәүләт драма театрының гастрольләре уза.

Спектакльдә беренче һәм бердәнбер зур ролен башкарган яшь актер - Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров - Казан тамашачысы алдында беренче имтиханын тотарга әзерләнә. 9 һәм 10 апрель көнне Тинчурин театры сәхнәсендә - Минзәлә татар дәүләт драма театрының гастрольләре. Коллектив “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган ике спектакльне – азербәйҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис”не һәм Островскийның “Яшенле яңгыр”ын алып килә.

“Иблис” спектаклендә Рөстәм Зиннуров төп рольне – адәм балаларын котыртучы Иблисне башкара.

Иблис образын сәхнәгә чыгарган Рөстәм Зиннуров: Үземнән үзем курка башлаган идем

“Иблис”нең бездә куеласын белгәч, роль турында хыяллана башладым, - диде Рөстәм Зиннуров Минзәлә театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә. – Миңа тел дефектым белән кем бирсен инде бу рольне дигән идем, әмма Сергей Потапов миңа бу рольне бирде. Мин бу роль хакына барысына да әзер идем”.

Рөстәм Зиннуров әлеге спектакль алдыннан чәчен һәм кашларын кыра. Казанда да сәхнәгә чәчен һәм кашларын кырып чыгачак.

“Халык күңелендә Иблис булып калсам шат булыр идем. Мин ул рольне бик яратам. Халык мине шулай исендә калдырсын”, - ди яшь актер.

Фото: Султан Исхаков, Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев