Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Миләш файдасы

Миләшнең файдалы үзлекләре санап бетергесез.

 Миләшнең өлгергән җимешләре каротинга, Р, С төркеменә кергән витаминнарга бай, шуның өстенә сөякләр, тешләр ныклыгы өчен бик кирәкле кальций һәм фосфор, канны яхшыртучы, гемоглобинны арттыручы тимер, йоткылык бизләре өчен алыштыргысыз – йод, йөрәкне ныгыта торган магний кебек минераллары күп булуы – үзе зур хәзинә. Миләштә булган сорбит кислотасы күптөрле заралы бактерияләрне юк итү сәләтенә ия. Шикәр диабеты белән авыручыларның өстәленнән төшмәскә тиешле дәва чыганагы ул. Сорбит шикәрне алыштыра ала, ә ул табигый рәвештә диңгез суүсемнәрендә һәм миләштә генә очрый. Миләш компоты үт суын кудыра, бавырга сихәт бирә. Аның сусыл җимешләрен катырып куйсак, итле, балыклы ризыклар әзерләгәндә, әчкелтем тәмле соусын кушып җибәреп, үзенчәлекле тәм кертеп була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев