Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Орхидея гөлен үстерә беләсезме?

Бездән киңәш-сездән эш

Ел әйләнәсе чәчәкләре белән куандыра торган орхидея бүләк итсәләр, дөрес тәрбияләмәү аның үлеменә китерергә мөмкин. Түбәндәге кагыйдәләрне истә тотканда, яраткан гөлегез бик озак күзегезне һәм күңелегезне иркәләр.

* Бүләккә орхидея алганнан соң, аның яфрак, тамыр һәм туфрагына игътибар итегез. Корыган тамырлары булса, кисеп ташларга һәм фунгицид (гөмбәчекләргә каршы препаратлар) белән эшкәртергә кирәк. Туфрагын алыштырып, тамырына һава керерлек итеп, керамик савытка утыртыгыз.

* Су сибү туфрак дымлылыгына бәйле. Аңа кайнатып суытылган  яки бераз лимон кислотасы салынган әчкелтем су сибү дә файдага. Атнага бер тапкыр орхидея утырган чүлмәкне су салынган чиләккә утыртып алырга киңәш ителә. Сабактан чыккан тамырчыкларына суны  пульверизатор белән сибәргә киңәш ителә.

* Гөлне дымлылык күп булган аш бүлмәсендә тотыгыз, чөнки ул дым ярата.

* Аңа яктылык күп кирәк, әмма җәй көне туры кояш нурларыннан саклагыз,  артыгы зыянга булуы бар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109280/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев