Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Талпан кадалса, нишләргә?

Җылылар башлану белән төрле йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит, боррелиоз вирусларын таратучы талпаннар активлаша. Быел Саба районында тикшерелгән бөҗәкләрнең 46 процентында боррелиоз авыруын китереп чыгаручы бактерияләр табылды. Соңгы 10 елда Россиядә энцефалит белән дә вәзгыять киеренкеләнде. Саба да урман бете киң таралган районнарга керә. Йогышлану талпан тешләгәндә була, сирәк очракларда кәҗә сөте эчкәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Бөҗәкнең селәгәй бизләрендәге вируслар канга эләксә, үзәк нерв системасы күзәнәкләренә үтеп керә.

Чир катлауланса, кеше инвалид кала, үлем очраклары 1-25 процент тәшкил итә.

Боррелиоз озакка сузыла. Нерв, йөрәк-кан тамырлары системасын, буыннарны, бавырны, күзне, талакны зарарлый. Проофилактика чарасы урман бете үтеп кермәслек итеп киенүдән гыйбарәт. Ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Талпанны куркыту өчен репеллентлар кулланырга була.

Талпан кадалган очракта вируска каршы иммуноглобулин, боррелиозга бактериаль препаратлар билгеләнә. Талпанны алу һәм тикшеренү өчен кичекмәстән район үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анализ уңай булганда, ягъни вирус ачыкланганда, беренче иммуглобинны 96 сәгать эчендә кадау мөһим. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге бер ай дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Моңа тән температурасын көн саен үлчәү, тән тиреләренә, талпан кадалган урынга даими игътибар итү керә. Үзгәрешләр булганда медицина учредениесенә барып, инфекционистка күренү шарт.

Резеда Фәттахова, район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев