Тамырларны укроп чистарта
Киңәшләр

Тамырларны укроп чистарта

Хәзер инсульт, йөрәк өянәге кичерүче яшьләр күбәеп китте. Атеросклероз булдырмау өчен кан тамырларын чиста тотарга кирәк. 

Моның өчен гади бер рецепт тәкъдим итәбез:

1 стакан укроп орлыгына 2 аш кашыгы вакланган валериана тамыры кушып, өстенә 2 литр кайнап чыккан су агызыгыз. 40 градуска кадәр суыткач, 2 аш кашыгы бал кушыгыз да, җылы саклый торган тукыма белән урап, бер тәүлек төнәтегез. Ашарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы эчегез.

Шифасы булсын! 


Нет комментариев