Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ЯШЬ КАЛЫР ӨЧЕН НӘРСӘЛӘР АШАМАСКА?

Кемнең генә гел яшь һәм матур булып каласы килми икән? Һәрчак андый булып кала алмасак та, без тән тиресенең картаюын үзебез үк тизләтә яки акрынайта алабыз. Ничекме? Менә бу 6 продуктны рационнан алырга яки бик аз күләмдә генә кулланырга кирәк.

Кайбер продуктларны куллану нәтиҗәсендә тән тиресенең тизрәк картуюы берничә эксперимент нәтиҗәсендә расланган. Әйдәгез, хәзер аларның һәрберсенә аерым тукталыйк:

1. Шикәр. Әлеге исемлектә шикәр дә бар. Галимнәр әйтүенчә, аның рацонда күп булуы коллаген, ягьни тәннең шомалыгы өчен җавап бирә торган аксымнең күләмен азайта.

2. Эшкәртелгән ит. Аны артык күп ашау матдәләр алмашын акрынайта. Ә димәк, тән тиресе төсе бозыла, тоныклана.

3. Тоз. Кибетләрдә сатыла торган ярымфабрикат һәм башка әзер продуктларда тоз бик күп. Әгәр рационыгызда андый ризыклар күп икән, димәк, шешенүләр дә еш булачак.

4. Каһвә. Каһвә яратучыларның теш эмаленә зыян китерүен күпләр белә. Аның организмга тагын нинди зыяны бар икән? Әлеге эчемлек организмны сусызландыра, нәтиҗәдә, тән тиресе җыерчыклана.

5. Алкоголь. Спиртлы үсемлекләр эчү нәтиҗәсендә тәндә шешләр барлыкка килә һәм кан тамырлары күренеп тора торган була.

6. Кукуруз продуктлары. Аларга күпләр иртәнге ашка яратып ашый торган кукуруз кисәкләре (хлопья), чипсылар попкорн да керә. Экпертлар әйтүенчә, әлеге продуктларны күп ашау организмдагы омега-3 һәм омега-6 балансы бозылуга китерә. Нәкъ менә омега-3 организмны яшь килеш сакларга ярдәм итә.

Фото: pixabay.com

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев