Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

"Солдат хатлары" акциясе

Сугыш елларында фронттан хат килү чиксез зур шатлыкка әйләнгән. Бу аналарга улларының, иренең исән-сау икәнлеген аңлаткан. Ләкин, ни аяныч, кемнәрнеңдер газизләре өчен ул хат соңгысы булган.

Хәзер хатларның күбесе музейларга тапшырылган һәм гаилә архивларында саклана. Бөек Җиңүнең 73 якынлашкан көннәрдә, “Солдат хатлары” акциясе киң җәелдерелүен исәпкә алып, газетабызда махсус рубрика ачарга булдык. Әлеге сәхифәдә 9 майга кадәр әлегә музейларга куелмаган, бары гаилә архивларында гына сакланган хатлар урнаштырып барылачак. Хатларның күчермәләрен редакциягә җибәрүчеләр 2018 елның икенче яртыеллыгына “Саба таңнары”газетасына абунә белән бүләкләнәчәк. Спонсоррыбыз – “Зармус” мебель компаниясе. Башладык, җәмәгать. Хатларда “ярамаган” сүзләр (ашарга юклыктан зарлану, командирларны тәнкыйтьләү һ.б.) язылып, моның өчен соңыннан сүзе булмагае дип шөбһәләнергә кирәкми. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев