Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

15 ЯШЬЛЕКЛӘРГӘ НИЧӘ ЕЛ ЯШИСЕ КАЛГАН?

Россиядәге 15 яшьлек яшүсмерләрнең 22% ы 60 яшькә кадәр җитмәячәк. Безнең илдәге олы кешеләрнең гомер озынлыклары дөньяда иң кыскалар исемлегенә кергән.

Бөтендөнья банкы белгечләре фикеренчә, хәзерге вакыта 15 яшьтә булган Россия үсмерләренең 22%ы 60 яшькә кадәр җитмәячәк. Бу саннар Әфганстанда да шундый ук.  Әлеге күрсәткечләр Эфиопия, Казахстан һәм Монголинекеннән начаррак. Ә Германия һәм Кытайда саннар иң  югарысы (93% һәм 92%). Рейтингта Россия 34нче урында тора.

Олы кешеләрнең яшь озынлыкларыннан тыш, әлеге рейтингта тагын берничә индикатор тикшерелгән: 5 яшькә кадәрге балаларның исән калу ихтималы, белем алу озынлыгы, имтихан билгеләре, балаларның сөйләм дәрәҗәсе.

Россиядә балаларның күбесе (100 дән 99) исән кала икән, имтихан нәтиҗәләре дә бездә шактый яхшы.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев