Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Америка журналисты социаль челтәрдә өчпочмак турында бәхәс кузгаткан

Financial Times хәбәрчесе Twitter социаль челтәрендә Путинның Казанга визиты вакытында журналистларга бирелгән өчпочмак фотосын куйган.

 Financial Times газетасы хәбәрчесе Макс Седдон Twitter социаль челтәрендә, Путинның Казанга визиты кысаларындагы үткәрелгән чараларның берсендә, журналистларга бирелгән милли ризыкның фотосын куйган.

“Бүген Казанда татар халык камыр ашларын бирделәр, аны җылыту комачауламас иде. Әмма бу сушкига караганда яхшырак”, – дип язган Седдон.

Аннары америкалы “дөрес чәкчәк яхшы иде, әмма миңа татар пәрәмәче ошады. Журналистның  социаль челтәр битенә язылучыларының берсе, Татарстанда өчпочмакны пәрәмәч дип атау – җинаять,  дип язган.

Financial Times газетасы хәбәрчесе белән Россия журналистлары арасында бәхәс куерганнан куера, анда һәркем милли ашларның үзенчәлекләре турында белдерә. 

Фото: https://kpcdn.net

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев