Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

INSTAGRAMдагы ИҢ ПОПУЛЯР КЕШЕ... ҮЗГӘРДЕ!

Instagram челтәрендә иң популяр россияле кем дип уйлыйсыз? Ольга Бузова, дисезме? Юк икән шул! Хәзер Россия Инстаграм челтәрендә яңа лидер - Хәбиб Нурмагомедов.

Шимбә көнне Абу-Дабида узган UFC 242 турнирын карамаган кеше калмагандыр. Хәбиб Нурмагомедов әлеге ярышта янәдән абсолют чемпион булды. Бактың исә, әлеге җиңүдән соң аның Инстаграм битендәге язылучылар саны 700 меңгә (!) арткан һәм 16,4 миллионга җиткән. Ә Ольга Бузованың подписчиклары саны – 16,3 миллион!

Хәер, Ольга Бузова бирешергә уйламый. Бер-бер артлы пост һәм сторизлар урнаштыра. Шулай да, Хәбиб Нурмагомедовның подписчиклары саны һаман арта.

Фото: Автор: Instagram - собственная работа, Общественное достояние, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=48863359

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев