Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Иван Ургант яшәү дәрәҗәсе буенча Казанны узу ысулы хакында шаяртты

Аның әйтүенчә, моның өчен Тимати һәм Гуф Казан турында җыр язарга тиеш.

Иван Ургант «Вечерний Ургант» тапшыруында яңалыклар рубрикасында Казанның тормыш дәрәҗәсе иң югары булган шәһәрләр рейтингында беренче баскычка күтәрелүе хакында әйтте һәм Мәскәү Казанны узсын өчен нишләргә икәне турында шаяртты.

Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты төзегән. Ургант искә төшергәнчә, Мәскәү әлеге рейтингта бишенче баскычны гына били.

Телевизион тапшырулар алып баручы Казаннан беренче урынны ничек тартып алуга бәйле идеясе белән дә уртаклашты.

«Моның өчен Тимати һәм Гуф Казан турында җыр язарга тиеш», - диде Ургант аларның әле күптән түгел генә Мәскәү турында җыр иҗат итүләренә ишарәләп.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев