Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар
Кызык-мызык

Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар

Бүген, 20:23

Казан үзәгендә җиңел автомобильгә тагылган чанада утырган Кыш бабайны туктаттылар. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.

Видеода «Кольцо» сәүдә үзәге янында ЮХИДИ хезмәткәрләре зур чана тагылган автомобильне туктаткан, ә чанада Кыш Бабай киемендәге ир-ат утырган.

Хокук бозучыларга барлыгы 13 мең 500 сумлык штраф салынды.

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев