Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Мөслим районында зәңгәр һәм яшел йомырка сала торган тавыклар үстерәләр

Мондый тавыклар елына 200дән 250гә кадәр йомырка сала.

Мөслим районының Мөслим авылында Мәрьям Саламаева үстерә торган тавыклар яшел һәм зәңгәр төсле йомырка сала. Аның әтәч белән 16 тавыгы бар, шуларның бишесе һәркөнне төсле йомыркалар салып, хуҗабикәне сөендерә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үземнең төсле тавыкларымны гадәттәге кебек ашатабыз: пешкән бәрәңге, парландырылган бөртек, алар эремчек һәм сөт тә яраталар, — дип сөйли Мәрьям. — Шуңа күрә төсле йомыркалар — ниндидер махсус рацион нәтиҗәсе түгел, ә токым үзенчәлеге», — ди ул.

Тавыкларның бу токымы ит һәм йомырка өчен үрчетелә, яшел һәм зәңгәр йомыркалар сала торган сирәк очрый торган тавыклар Амераукана токымыннан. Аларны Пасха йомыркасы салучы тавык дип тә атыйлар. Бу тавыклар киң тәпиле, колаклары кечкенә, овал формасында, аларны тагын алкалар дип тә атыйлар, койрыгы кыска, канатлары киң, томшыгы көчле һәм эчкә таба сыгылган. Кикриге муенсаны хәтерләтә, ул, томшыгыннан башланып, баш түбәсендә тәмамлана.

Пасха тавыгы төрле төстә була. Рәсми рәвештә аның 8 төсе теркәлгән: ак, кара, зәңгәр, кызыл-көрән, көмеш, бодайсыман алтынсу, куе сары һәм зәңгәрсу. Әмма аның башка төсләре дә бар, мәсәлән, лаванда төсе. Төп төреннән тыш, аның декоратив һәм карлик төрләре дә бар.

Уртача продуктивлыгы — 2 ел. Бу тавык төрле төстә елга уртача 200дән 250гә кадәр йомырка сала. Моннан тыш, бу тавыкларның ите дә яхшы сыйфатлы, тәме дә бик тәмле, әзрәк бытбылдык итен хәтерләтә. Тавыкның авырлыгы 2-2,5 кг, ә әтәче 3,5 кг га кадәр булырга мөмкин. Амераукана тавыкларының чебиләр чыгару инстинкты бик көчле түгел.

Климатка тиз җайлаша алуы аркасында Амераукана токымлы тавыкларны асрау кыен түгел һәм мондый токымның авырулары да бик юк. Азыкны да бик талымламыйлар. Бу тавыклар чиста су ярата. Су торбасыннан килә торган суны әзрәк тондырып я чистартылган су бирергә кирәк. Шулай ук Пасха тавыклары җылыны һәм иректә йөрүне яраталар.

Фото: http://agro.tatarstan.ru/

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X