Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кызык-мызык

Мунча

Мәзәк хәлләр

  Ни чыкса, шул Бәйрәмгали абзыйдан чыга инде. Кече кызы Кәримә, ике апасын калдырып, Аксубай ягына кияүгә чыккач, Бәйрәмгали абзый, мәшәкать  дип тормый, олыдан кубып кодалар ягына кунакка китә. Ара еракка, Яңа ел салкыннарына карамастан, байтак кына күчтәнәч-бүләкләр төяп, көттермичә,  кодагыйларга килеп тә төшә.  Шуннан әллә ничә көнгә сузылган туктаусыз сый- хөрмәттән, берөзлексез күңел ачудан, туганлашу йолаларыннан кияү-кода йорты дер селкенә. Ниһаять,  кадерле кунакны мунча кертеп, күчтәнәчләрне мулдан тоттырып, озатып калалар.

Озак та үтми, авыл урамын тутырып, ишле нәселе белән мишәр кодалар да килеп җитә. Сый-хөрмәт,  мәҗлес, күңел ачулар башланып китә. Иң зур  дәрәҗәле йола итеп, Бәйрәмгали абзый кода-кодагыйны, мактый-мактый үзенең яңа салган ак мунчасына җибәрә.

–Колагыңны пешерә күрмә, кода, кодагыйның бармакларын саклый күр, - дип, кисәтеп тә куя. – Безнең мунча сезнеке ише генә түгел, бүрек-бияләй  киеп чабынышлы.

Мунча янына килеп, керим дигәндә, коданың күзе  ишек өстендәге язуга төшә. “Керү тыела, ящур!”

Язуны берничә кат укып та һични аңламаган кода,  ни көләргә, ни үпкәләргә белмичә карлы сукмакта  берничә минут басып тора да, авызын ерып,  тыела алмыйча көлүче карчыгын ияртеп әйләнеп тә кайта.

–Рәхмәт, кода, олы хөрмәтеңә. Мондый тун-бүрек,  итек-бияләй киеп керә торган мунча сезнең | якта гынадыр, онытырлык булмады бу, - ди.

Соңыннан ачыклана: кеше күрмәгәндә, берәр  нәрсәгә ярар әле дип, Бәйрәмгали абзый авыл башыннан кубарып алып кайткан бу кисәтүле тактаны алты яшьлек оныгы Азамат  яңа мунчаның ишек өстенә каккан булган икән.

Фәрит Гали Солтани.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев