Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ни өчен помидор һәм алмаларны башка яшелчә-җимешләр янында сакларга ярамый?

Помидор һәм алма, ботактан өзеп алынган булса да, күп күләмдә этилен газы — үсемлек гормоны бүлеп чыгаруны дәвам итә.

Әлеге газ яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өлгерергә ярдәм итә.

Әмма кайвакытта җыелган уңышны озаграк саклыйсы килә. Бу очракта өлгереп җитмәгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне алма һәм помидор янында сакларга ярамый.

Шулай ук кавын, банан, абрикос һәм хәтта бәрәңге дә «туганнарына» тизрәк өлгерергә «булыша».

Фото: https://pixabay.com | ZIPNON

Чыганак: http://chelny-izvest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев